Үз күзләрең белән күрмичә, ышанма! ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре кабаттан алынган шикаять буенча шул бер үк кибеткә килгәндә, иң элек әнә шушы гыйбарәгә таянып эш итә.
2015 елның көзендә Менделеев муниципаль районындагы авыл кибетендә бер ханымның мөрәҗәгате буенча планнан тыш тикшерү үткәрелгән иде. Шул вакытта яраклылык срогы чыкканнан соң инде 80нән артыграк көн узып киткән сөт ризыклары, шулай ук ысланган ризыклар сатудан алынды.
“Кибет киштәләрендә азык-төлекне рәткә китергәндә яраклылык срокларын карамыйча калганым юк”, - дип күзен дә йоммыйча “автоматтан атты” безгә сатучы 2016 елның июлендә кулланучы шикаяте буенча чираттан тыш кабат тикшерү үткәрелү барышында.
Әмма ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре фикеренчә, бу кибеттә яраклылык срогының бар икәнен дә белүче юк. Сатуда хәтта ки яраклылык срогы чыкканнан соң 231 көн узган ризыклар да табылсын әле?! Беренче тапкыр үткәрелгән тикшерүдән соң продуктларның яраклылык вакытын беркем дә тикшермәгән дигән сүз ич бу.
Эшмәкәр белән әлеге факт буенча, моның ише закон бозуларга алга таба юл куймау максатыннан, профилактик әңгәмә үткәрелде. Тикшерү материаллары “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе Алабуга шәһәрендәге территориаль органына карар кабул итүгә җибәрелде.
Ваемсыз сатучыга мондый закон бозу факты өчен шактый ук зур күләмдә штраф түләргә туры киләчәк.