Чаллы шәһәрендә “Закамье” базасында урнашкан күпләп сату складларында “фанфурик”ларны күпләп тә, ваклап та сатулары турында “Халык контроле” бүлегенә рәттән өч мөрәҗәгать алынды.
2016 елның 21 июлендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре Эчке эшләр министрлыгы Чаллы шәһәре буенча идарәсенең икътисадый иминлек һәм корупциягә каршы көрәш бүлеге, шәһәр башкарма комитетының Комсомол районы хакимияте хезмәткәрләре катнашындагы эш төркеме составында мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән базага юл тотты.
Биредәге бүлмәләрнең берсен тикшерү барышында тартмасын 650 сумнан «Этиловый» косметика лосьонын сату факты билгеләнде. Шулай итеп, барлыгы 5140 савыт спиртлы сыекчаны законсыз әйләнештән алырга туры килде. Закон бозучыга карата РФ КоАП 14.16 статьясындагы 1 өлеше буенча административ хокук бозу турында эш кузгатылды.
Узган атнада Чаллы шәһәрендә мобиль төркем стационар булмаган сәүдә объектында сыра продукциясен сату турында “Халык контроле” бүлегенә алынган тагын бер мөрәҗәгатьне карады. Бу юлы 63,84 литр сыра законсыз әйләнештән алынды. Закон бозучыга карата РФ КоАП 14.16 статьясындагы 2 һәм 3 өлешләре буенча административ хокук бозу турында эш кузгатылды.