Әлмәттә хәмернең легаль булмаган әйләнеше очраклары ачыкланды

2016 елның 22 июле, җомга

Полиция хезмәткәрләре һәм Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз сатуга киртә кую буенча чаралар үткәрүне дәвам итә.

Июль башыннан бирле Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре “ике төрле максаттагы” спиртлы продукция сатуның – җиде, лицензиягә ия булмаган килеш хәмер сатуның һәм билгеләнгән сату вакытын санга сукмыйча хәмер сатуның берәр фактын ачыклаган инде. Әлмәт муниципаль районы кибетләренә чираттагы рейдлар барышында лицензиясез һәм тиешле документларсыз сатылган 12 литр хәмер һәм  190 литрдан артыграк күләмдә “ике төрле максаттагы” продукция сатудан алынган.

- Үткәрелгән чаралар нәтиҗәләре буенча алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнештән алынды. Хәзерге вакытта закон бозу фактлары буенча административ тикшерү алып барыла, хуҗалык итүче субъектлар закон бозу очракларының һәммәсе өчен тиешенчә җавап бирәчәк”, - дип аңлатып үтте безгә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контрольлек-инспекция бүлеге начальнигы Наталья Васенькина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International