2016 елның 27 июлендә “Юмарт” сәүдә комплексында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контрольлек-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты И.И.Бәдретдинов кулланучылар хокукларын яклау турында законны аңлату буенча кулланучылар өчен консультация өстәле оештырды. Әлеге чараның максаты – кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарның хокукый аңын үстерү, кулланучы буларак, аларның аң-белемнәрен арттыру.
Чарада кулланучыларга “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законы нормалары, РФ Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, № 55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре һәм РФ Хөкүмәтенең 15.08.1997 ел, № 1025 карары белән расланган РФдә яшәүчеләргә көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләре аңлатылды.
Чара ахырында кулланучыларга, танышып чыгу өчен, буклетлар һәм «Вестник потребителя» газетасының соңгы саны өләшенде.