Норма авыл җирлегендә яшәүчеләрне кабул итү

2016 елның 27 июле, чәршәмбе

2016 елның 21 июлендә ТР Балтач районының Норма авыл җирлегендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Л.И.Абдуллина катнашында гражданнарны күчмә кабул итү булды.

Очрашуда гражданнарның мөрәҗәгатьләре каралды, товарлар сату һәм хезмәтләр күрсәтүдә гамәлдәге закон нормаларын куллану буенча кулланучыларга консультацияләр үткәрелде, авыл халкының азык-төлек товарларының сыйфатына; сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарларны башкасына алыштыру һәм кире кайтару; сыйфатсыз товарларга экспертиза үткәрү сроклары һәм кагыйдәләре; кулланучылар тарафыннан дәгъвалар кую ысуллары һәм тәртибенә кагылышлы сорауларына җаваплар бирелде.

Шулай ук очрашуда хуҗалык итүче субъектлар да катнашты. Алар алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнешенә контрольлек итү; кулланучыларның претензияләрен карап тикшерү сроклары; сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарны кире кайтару һәм башкасына алыштыру; кулланучыга җиткерелергә тиешле товарлар, җитештерүчеләр турында мәҗбүри мәгълүматлар; төрелмәдәге товарларны һәм икмәк-күмәч әйберләрен сату кагыйдәләре турында темаларга кагылып үтте.

Очрашу ахырында, халыкның хокукый аңын үстерү-киңәйтү өчен, барча халыкка кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча белешмәлекләр һәм «Вестник потребителя» газетасы таратылды   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International