Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре, халыкның һәм хуҗалык итүче субъектларның куллану өлкәсендә, хокукый яктан аң-белемнәрен үстерү, шулай ук кулланучыларны борчыган мәсьәләләрне оператив төстә карап тикшерү максатыннан чыгып, күчмә консультация пунктлары эшен оештырды. Консультация пунктлары, график нигезендә, сәүдә комплексларында һәм базарларда эшли.
Шулай итеп, сәүдә комплексларына һәм базарларга килгән халык, шунда эшчәнлек алып баручы хосусый эшмәкәрләр, сатучылар консультация пунктларының эш көннәрендә түбәндәге адреслар буенча мөрәҗәгать итә ала:
Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча түбәндәге адреска да мөрәҗәгать итәргә була: Казан ш., Һади Такташ ур., 94 й.. телефон: 277-94-96.