Эшмәкәрләргә ярдәм йөзеннән

2016 елның 27 июле, чәршәмбе

Кайбер эшмәкәрләр, халыкка хезмәтләр күрсәтү һәм товарлар сату өчен  белемнәрем артыгы белән җитәрлек дәрәҗәдә, дип саный. Тик, кызганычка, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Россия Федерациясе Законын, шушы закон кысаларында кабул ителгән актларны, үзләренең хокукларын һәм бурычларын энәсеннән җебенә кадәр белүчеләр бик сирәк.

 Претензия, шикаять, тикшерү, судка дәгъва язып тапшыру, мораль зыян, неустойка һәм зыян күрү... Шушы төшенчәләр белән бер генә тапкыр булса да “очрашкан” эшмәкәрләр кулланучыны борчыган мәсьәләне гамәлдәге законнар кысаларында хәл кылуның нерв күзәнәкләрен дә исән калдыруын һәм очсызга да төшүен яхшы аңлый.

21 гасырда фәкать үз дәрәҗәсен белмәгән, керемнәре белән исәпләшмәгән  хәсрәт эшмәкәрләрнең генә кулланучылар таләпләрен канәгатьләндерү срокларын, үзенең һәм сатып алучыларның хокукларын һәм бурычларын белмәве аркасында зыян күрүе ихтималы белән килешәсездер.

Хөрмәтле юридик затлар һәм хосусый эшмәкәрләр! Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгечләре сезгә укыту-өйрәтү характерындагы семинарлар үткәрергә әзер. Семинарларда сез кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә закон нигезләмәләре буенча белемнәрегезне чарлаячаксыз, үзегезне борчыган сорауларга җаваплар ишетеп, килеп туу ихтималы булган төрле хәлләр буенча фикер алышачаксыз, үзегез өчен кирәкле методик материалга ия булу мөмкинлегенә ирешәчәксез.

 Мондый семинарларның максаты – ваклап сату эшчәнлеге алып баручы, шулай ук хезмәтләр күрсәтүче эшмәкәрләр һәм юридик затларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә бушлай консультация ярдәме күрсәтү юлы белән куллану базарында гамәлдәге законнарны санга сукмау очракларын булдырмау.

“Законны белмәү җаваплылыктан коткарып кала алмый” дигән гомумхокук принцибы барыбызга да таныш. Ачы тәҗрибә алганчы, файдалы белемнәр алып калырга ашыгыгыз! Семинарда катнашуга заявкалар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан ш., Һади Такташ ур., 94 й. Телефон: 277-94-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International