Әлмәттә - җиләк фестивале

2016 елның 27 июле, чәршәмбе

Июль аенда Әлмәт шәһәрендә быелның зарыгып көтеп алынган гаять зур вакыйгасы – танымаслык булып үзгәртелгән, республикада гына түгел, илебездә дә тиңе булмаган уникаль ял зонасын – Әлмәт шәһәр пляжын ачу булды.

Менә хәзер биредә, Әлмәт каласында беренче тапкыр, бакча җиләге фестивале уздырылды. Шулай итеп, халыкка рәхәтләнеп үз җирлегебездә үстерелгән викториянең тәмен татып кару мөмкинлеге тудырылды.

Җиләк авылы рәвешенә китереп ясалган фермер мәйданчыгында килүчеләргә «Ягодная долина» ҖЧҖ, Горохов һәм Хәйдәровның күмәк фермер хуҗалыклары (нәкъ менә шушы булдыклы егетләрнең районы хакимияте башлыгы Айрат Хәйруллинның җиләк кластерын булдыру проектын хуплауларын искәртеп үтәргә кирәк) продукциясе тәкъдим ителде.

Җиләк фестивалендә Яңа Кәшер, Иске Михайловка, Сәрән, Кичү һәм Түбән Мактама авыл җирлекләре башлыклары, милли киемнәр киеп, Әлмәт халкын  коймак, бәлеш, пирожный, җиләк окрошкасы, кайнатма, компотлар белән, шулай ук итек белән өрдереп кайнатылган самавырлардан агызган үлән чәйләре белән сыйлый-сыйлый, театрлаштырылган тамашада катнашты. Шулай итеп, бирегә җыелган халык шушы авыл җирлекләре нигъмәте: карлыган, кара бөрлегән, урман җиләкләре, крыжовник һәм, әлбәттә инде, бакча җиләге белән рәхәтләнеп сыйлану бәхетенә иреште. Бәйрәм җиләк-җимешне шоколад фонтанына манып ашаган бала-чага күңеленә бигрәк тә хуш килде.

Ә инде бисквиттан, виктория джемыннан ясалып, ак шоколад белән бизәлгән 85 килограмм авырлыктагы бәйрәм торты фетивальнең иң зур сыена әйләнде. Шулай итеп, Әлмәттә яшәүчеләр тәме телеңне йотарлык дәрәҗәдәге 1,5 м х 1,8 метр үлчәмендәге торт ашау бәхетенә иреште.

Моннан тыш фестивальдә «Иван чай» компаниясе продукциясе: 60 төрдән артыграк кайнатма – бакча җиләге, карлыган, абрикос кайнатмалары, шулай ук эксклюзив – чамбыр (чабрец), кычыткан, сирень, нарат күркәләреннән кайнатылган тәм-том бәйрәмгә җыелган халык хозурына тапшырылды.

Әлеге чарада Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре дә катнашты.   Консультация өстәле оештырылып, фестивальгә килүчеләргә кулланучылар хокукларын яклау буенча киңәш-табышлар бирелде. Хезмәткәрләребез аларга шулай ук кулланучылар өчен белешмәлекләр, аерым алганда, “Җирле продукциянең өстенлекләре турында” белешмәлекләр өләште.
Әйтергә кирәк, һәркайсыбызны балачагыбызга кайтарган бик тә “тәмле” һәм файдалы бу фестиваль гаять җылы рухта узды.     


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International