Рейдлар дәвам итә

2016 елның 28 июле, пәнҗешәмбе

Хәмер белән артыгын мавыгуның организмга зур зыян салуы һәм дә психиканы җимерүе һәркайсыбызга мәгълүм. Балигъ булмаганнарга килгәндә, үсмерләрнең хәмергә үрелүе һәм аларга хәмер сату  - бигрәк тә куркыныч күренеш.

Россия Федерациясендә балигълык яшенә җитмәгән балаларга хәмер сату тыелган. Бу Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 14.16 статьясындагы 2.1 өлеше нигезендә җайга салына. Статья нигезендә, балигъ булмаганнарга хәмер сату зур күләмдә административ штраф салуга китерә.

Шуңа да карамастан, сатучының, үз кесәсен кайгыртып яки наданнарча, сатып алучының ничә яшьтә булуын төгәл генә белмәгән килеш хәмер сатып җибәрү фактлары әледән-әле ачылып тора. Югыйсә сатучы, сатып алучының балигълык яшенә җитүеннән шикләнгәндә, паспорт яки шәхесен раслаучы башка документларын күрсәтүне таләп итәргә тиеш. 

2016 елның 25 июлендә Саба районында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече белән Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре, “Бердәм Россия” партиясенең “Яшь гвардия” яшьләр оешмасы вәкилләре тарафыннан балигъ булмаганнарга хәмер сату очракларын кисәтү буенча рейд оештырды. Рейд барышында Шәмәрдән авылының «Кызыл калфак» кафесында сатучының, яшен сорап тормастан, “Яшь гвардия”нең балигъ булмаган вәкиленә хәмер продукциясен сатып җибәрүен күрергә туры килде.

Хәзерге вакытта әлеге факт буенча административ тикшерү алып барыла. Тикшерү материаллары – эчке эшләр органнарында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International