Лицензиясез эшчәнлек өчен җәза чарасы күрелә

2016 елның 28 июле, пәнҗешәмбе

Түбән Кама районында халык үзе үк алкогольле продукциянең законсыз әйләнеше фактларын ачыкларга ярдәм итә. 2016 елның 22 июлендә шәһәрдә яшәүче берәү ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы тарафыннан оештырылган “Кайнар линия” телефоны аша шәһәр җәмәгать туклануы предприятиеләренең берсендә алкогольле продукцияне законсыз сатулары  турында хәбәр итте.

 Эш төркеме – Түбән Кама территориаль органы белгечләре хокук саклау органы хезмәткәрләре белән берлектә, алынган мәгълүматны тикшерү өчен, шундук «Барин» кафесына юл тотты. Биредә, чыннан да, лицензиягә ия булмаган килеш кенә алкогольле продукция сату расланды.  Баксаң, кафе хуҗабикәсе аптырап калмаган: матди проблемаларын хәл итү өчен хәмер продукциясе сатарга булган икән. Тиешле лицензия юнәтмәгән килеш, хәмерне бар стойкасы астында, склад бүлмәсендә саклаган. Тик ханым гаебен танымаска җан тартышты. “Кафега килүчеләр калдырып киткән хәмер бу”, - дип төкерекләрен чәчә-чәчә акланырга маташты.  Тик бөкесе ачылмаган,  мең сум чамасы торган «Ольмека» текиласын, виски һәм коньякны кафега килүчеләрнең калдырып китүенә кем ышансын?..

Әлеге факт буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде.

Белгечләребез табыш артыннан гына куучы хәсрәт эшмәкәрләргә түбәндәгеләрне тагын бер кат исләренә төшереп үтмәкче: лицензиясез яки сәүдә кагыйдәләрен санга сукмыйча ваклап сату белән шөгыльләнгән өчен фирмага, аның җитәкчесенә һәм хосусый эшмәкәргә гражданлык, административ яки җинаять җаваплылыгы яный. Моның өчен юридик затка, тартып алынган продукциясен конфискацияләп, 40тан 50 мең сумга кадәр, вазыйфаи затка – 5 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин.

Алкогольле продукция сату кагыйдәләрен бозу турында мәгълүматлар җыю өчен “Кайнар линия” телефоны: 36-63-85.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International