Июль аенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Әгерҗе, Чемодурово, Мәлбагыш һәм Кәкре Елга авылларында Азнакай “Райпотребсоюз” кибетләре сатучылары өчен лекцияләр үткәрде.
Сатучыларны бәя белешмәлекләрен дөрес итеп тутыру мәсьәләләре, “Дәүләт контрольлеген (күзәтчелек) һәм муниципаль контрольлекне хәл иткәндә юридик затларның һәм хосусый эшмәкәрләрнең хокукларын саклау турында” 26.12.08 ел, №294-ФЗ Федераль закон нигезендә контрольлек чараларын үткәрү тәртибе һәм сроклары кызыксындырды. Шулай ук “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының аерым статьялары, “Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре” аңлатылды. Яраклылык срогы чыккан товарларны сатуга юл куймау мәсьәләсе аерым игътибар үзәгенә алынды.
Лекцияләр ахырында Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре барча кешегә норматив-хокукый актлар таләпләре турында методик рекомендацияләр өләште.
Шул ук вакытта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хосусый эшмәкәрләрнең хокукый яктан аң-белемнәрен үстерү буенча (сатучылар һәм кулланучыларның бурычлары һәм хокуклары, товарны башкасына алыштыру яки товар өчен түләнгән акчаны кире кайтару таләпләрен кую һәм аларны карап тикшерү, дәгъваларны карап тикшерү сроклары кебек үзләрен кызыксындырган мәсьәләләр буенча) даими рәвештә чаралар үткәреп килә.