«Золотой подсолнух» - Алабуга шәһәре үзәк урамнарыннан берсендәге парфюмерия-косметика бүлеге әнә шулай дип атала.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына саклау срогы инде 2014 елның ноябрендә үк чыккан тырнак лагы сатып алган бер ханым мөрәҗәгать итте.
Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре планнан тыш күчмә тикшерү үткәргәндә “Алтын көнбагыш”та яраклылык срогы чыккан товарларның сатып алучы ханым күрсәткәндәгедән күбрәк тә, төрлерәк тә икәнлеге ачыкланды. Әйтик, сәүдә ноктасында яраклылык вакыты чыккан 3 атамадагы (барлыгы биш мең сумнан артыграк бәядә) тырнак лагының сатудан алынмыйча тузан җыеп ятуы билгеләнде. 2015 ел башыннан бирле әлеге сәүдә ноктасына тикшерүчеләр килеп тә карамаган, дигән сүз бу.
Алабуга шәһәрендә яшәүче бу ханымның уяулыгы хосусый эшмәкәрне уйланырга һәм үз эшен фәкать сәүдә кагыйдәләре нигезендә генә алып барырга этәрер, дигән өметтә калабыз.
Тикшерү материаллары “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе территориаль органына карап тикшерүгә җибәрелде.