Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте порталындагы “Халык контроле” бүлегенә автомобиль төзүчеләр шәһәренең яңа өлешендә урнашкан «Солнечный» кибетендә лицензиясез генә алкогольле продукция сатулары турында мөрәҗәгать алынды.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре шундук күрсәтелгән адрес буенча юл тотты. Чыннан да, тиешле лицензиядән башка гына алкогольле продукцияне сату факты расланды. Шулай итеп, сәүдә ноктасында 54,65 литр (157 шешә) хәмер продукциясен сатудан алырга туры килде. Закон бозган эшмәкәр РФ КоАП 14.1 статьясының 2 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзүгә чакырылды.
Хосусый эшмәкәр шундый ук закон бозу буенча Татарстан Республикасы Арбитраж суды карарлары нигезендә инде моңа кадәр дә ике тапкыр, барлыгы 9000 сумлык штраф рәвешендә (продукциясен конфискацияләп), административ җаваплылыкка тартылган инде.
2016 елның 25-29 июль көннәрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнеше өлкәсендә гамәлдәге законнарны бозуның 6 очрагын, шул исәптән лицензиясез эшчәнлекнең 3 очрагын ачыклады. Нәтиҗәдә 130 литр күләмендә алкогольле һәм спиртлы продукция законсыз әйләнештән алынды.