Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең “Кайнар линия” телефонына Зеленодол шәһәренең Комаров урамында урнашкан базардагы (Тынычлык бистәсе) №8 сәүдә павильонында көмешкә сатып ятулары турында хәбәр алынды.
2016 елның 29 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы хезмәткәре Россия Эчке эшләр министрлыгының Зеленодол районы буенча икътисадый иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге хезмәткәре, район башкарма комитеты белгече белән берлектә мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән адрес буенча юл тотты.
Чаралар барышында тикшерүчеләр №8 павильон сатучысының бер ир-атка 0,5 л сыешлы пластик шешәдә 100 сумнан спиртлы сыекча сатып җибәрүен үз күзләре белән күрде. Әле тагын сатучының киштә астында шундый ук сыекча тутырылган 0,5л сыешлы 12 пластик шешә табылды.
Әлбәттә инде, суррогат законсыз әйләнештән алынды. Сатучыга карата административ хокук бозу турында эш кузгатылды, административ тикшерү алып барыла.