ТР Чирмешән муниципаль районы башкарма комитетының чираттагы утырышы булып узды

2016 елның 1 августы, дүшәмбе

2016 елның 29 июлендә Чирмешән муниципаль районы башкарма комитетының чираттагы утырышы үткәрелде. Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы начальнигы Фәния Нуриәхмәт кызы Зарипова, авыл җирлекләре башлыклары, районда алкогольле продукция сатучы эшмәкәрләр, район мәктәпләре директорлары һәм балалар бакчалары мөдирләре, районның газ, электр челтәре, энергия сату хезмәтләре, коммуналь хезмәтләр җитәкчеләре, Чирмешән районы кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе, эчке эшләр органнары вәкиле катнашты.

Көн тәртибенә ике мәсьәлә кертелде:

– районның сәүдә нокталарында алкогольле продукцияне сатуның барышы һәм 2016 елның алты ае йомгаклары буенча спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү буенча чаралар турында;

– районның бюджет учреждениеләре тарафыннан электр энергиясен һәм челтәр газын куллану һәм 2016 елның алты ае йомгаклары буенча экономияләү чаралары турында.

Бу мәсьәләләр тиешенчә карап тикшерелде һәм алар буенча карарлар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International