Осетиядән – “АЛТ” дигән яңа спиртлы сыекча

2016 елның 3 августы, чәршәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына Зәйдә яшәүче бер ханымнан кибеттә косметика лосьоннары дигән булып спиртлы сыекча сатулары турында хәбәр алынды. “Газиз туганым бу агуны эчеп харап булмасын өчен, шулай ук күп кенә гаиләләрне шушы афәттән йолып калу өчен бу кибеттә тикшерү үткәреп, теңкәбезгә тигән “фанфурик”ларны сатудан алуыгызны сорыйм”, – дип борчылып язган ул үзенең хатында.

Контрольлек-инспекция бүлеге белгечләре әлеге сәүдә объектына килеп, чыннан да, биредә Төньяк Осетия Республикасында җитештерелгән, составында этил спирты күләме 95% тәшкил иткән «АЛТ» косметика лосьонын сату фактын ачыклады. Әлеге продукциянең, һәрвакыттагыча, киштә астыннан гына сатылуы билгеле булды. Кибетнең склад бүлмәләрен тикшергәндә, сатучыларның шәхси әйберләре, чүп-чар, бухгалтерия документларының башлыча нәкъ менә югарыда телгә алып үтелгән лосьоннардан бушап калган тартмаларда сакланылуына игътибар ителде. Бу хәл косметика лосьонының инде күптәннән һәм бик әйбәт сатылуы турында сөйли.

Сатучылар, әлбәттә инде, сатып алучыга лосьонлы савытның ни өчен  кирәк булуын яхшы белә, әмма барыбер “фанфурик”лар сатуны дәвам итә. Чөнки алар өчен бу – керем. Кешеләрнең сәламәтлеге, кайвакыт хәтта гомерләре бәрабәренә алына торган керем. Тик аларны бу кадәресе кызыксындырмый.

Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча “АЛТ” косметика лосьоны сатудан алынды. Хәзер әлеге закон бозу очрагы буенча административ тикшерү алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International