“Халык контроле” бүлегенә гражданнардан “ике төрле максаттагы” спиртлы продукция сатуга шикаятьләр алыну дәвам итә.
2016 елның 3 августында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре Эчке эшләр министрлыгы, шәһәр башкарма комитеты хезмәткәрләре белән берлектә эш төркеме составында косметика лосьоннарын сату фактын (түбәндәге адрес буенча: Чаллы ш., Магистраль ур., д.57 й., 2 к) ачыклады. Шулай итеп, 107 савыт спиртлы сыекча законсыз әйләнештән алынды. Закон бозучыга карата РФ КоАП 14.16 статьясының 1 өлеше буенча административ хокук бозу турында эш кузгатылды.
Бу хакта “Халык контроле”нә хәбәр иткән зат матди яктан бүләкләнүгә дәгъва кыла.
Хәзерге вакытта “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына урнаштырылган фактлар турында хәбәр иткән (бу фактлар, чыннан да расланды) 17 гражданинны матди яктан бүләкләү мәсьәләсе буенча тиешле эш үткәрелде.