3 августта Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Актаныш муниципаль районында комплекслы чара үткәрде. Бүлек хезмәткәрләре район кибетләрендә (“Магнит”, “Альмига”) социаль әһәмиятле ризыклар бәясенә мниторинг уздырды. Чара нәтиҗәсендә, кибетләрдә социаль әһәмиятле барлык товарлар да кулланучыларга тәкъдим ителгән, бәя арттыру күзәтелми, дигән фикергә киленде.
Шулай ук Актаныш авылы базарында азык-төлекнең 24 атамасы буенча бәяләргә мониторинг һәм сыраның тәкъдим ителешенә мониторинг уздырылды.
Моннан тыш, үлчәп, целлофан капчыкларга тутырып куелган товарларның яраклылык срогы турында мәгълүматлары күрсәтелмәгән килеш сатылуына бер кулланучыбызның язмача шикаяте буенча Такталачык авылында хосусый эшмәкәргә карата планнан тыш тикшерү үткәрелде. Язмача шикаятьтә күрсәтелгән фактлар, чыннан да, расланды: барлыгы 7 мең сумнан артыграк күләмдәге товарларның тиешле мәгълүматлары күрсәтелмәгән килеш сатуга чыгарылганлагы билгеләнде.
Белгечләребез мониторинг үткәрү процессында “Актаныш икмәк комбинаты” производство берләшмәсе җирле җитештерүченең икмәк-күмәч продукциясе күргәзмәсе-дегустациясендә дә катнашты әле. Әлеге предприятиедә 15 сорттан артыграк икмәк һәм 10 төрдән күбрәк икмәк-күмәч ризыклары, шул исәптән соңиаль әһәмиятле икмәк сорты – “Дарницкий” икмәге, беренче сортлы оннан ак ипи пешерелә. Җирле халык “Дәрвиш”, “Умница” һәм 1 сортлы ак оннан пешерелгән икмәкне аеруча яратып куллана.
Дегустациядән соң белгечләр производствода булып, икмәк пешерү процессын күзәтү һәм технолог Т.Басыйрова белән аралашу мөмкинлегенә иреште.
“Актаныш икмәк комбинаты” җитештерү берләшмәсе инде 1972 елдан бирле Фаяз Шәйхулла улы Гыйздәтуллин җитәкчелегендә эшли. Биредә 60 кешедән торган дус-тату коллектив җирле халык һәм Актаныш районы кунаклары өчен армый-талмый хезмәт куя. Предприятие продукциясе сыйфат ягыннан югары рейтингка һәм кулланучының рәхмәт сүзләренә иреште.
Чыннан да, биредә җитештерлә торган икмәкнең тәме авызда кала. Әйтик, яңа гына табадан төшкән ромашка рәвешендәге ипидән балачагыбызда авылда әбекәебез пешергән икмәк тәме килә. Бодай исе килеп торган йоп-йомшак икмәк...