Менә сиңа “күчтәнәч”!

2016 елның 4 августы, пәнҗешәмбе

2016 елның өченче августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегеннән, карап тикшерү һәм тиешле карар кабул итү өчен, легаль булмаган хәмер продукциясен ташу факты буенча тикшерү материалы алынды.

Эш материалларына караганда, полиция хезмәткәрләре 26 июль көнне 11 сәгать 10 минутта Казан – Оренбург автомобиль юлының 130 нчы чакрымында “Ауди 100 С4” машинасы багажнигында Казахстан Республикасында җитештерелгән 24 шешә «Кристалл» аракысына тап булган. Продукция хуҗасы аракыны гаиләсе белән бергә яши торган якларда – Казахстан Республикасының Актүбә шәһәрендәге махсус кибеттә сатып алганлыгын аңлаткан. Хәмерне, янәсе, Әтнә районында яшәүче туганнарына “күчтәнәч” итеп алып кайтышы  икән. Тик “күчтәнәчен” тапшырырга гына насыйп булмаган: полиция хезмәткәрләре аны законсыз хәмереннән коры калдырган.

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре легаль булмаган хәмер продукциясен ташу факты буенча административ тикшерү алып бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International