Сатып алучыларыбызның кибет киштәләрендә яткан товарның яки , тагы да аянычрагы – товарны өйгә алып кайткач яраклылык срогы чыкканлыгын күреп гаҗәпкә калу очраклары аз түгел.
Ни өчен шулай килеп чыга соң? Сатучы үзенең кесә ягын каера яки эшенә салкын каравы аркасында товарны сатудан вакытында алып куймый. Шулай итеп, тегеләй дә, болай да кулланучының хокукларын санга сукмау килеп чыга.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органының контрольлек-инспекция бүлеге хезмәткәрләре Саба районының Аккүл-Бөгәнәй авылында хосусый эшмәкәр Р.И.Хәсәновка карата күчмә тикшерү үткәрде. Тикшерү барышында РФ Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, №55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләрен бозу, аерым алганда, яраклылык срогы чыккан һәм тиешле мәгълүматлары күрсәтелмәгән товар (барлыгы 2 561 сумлык) сату ачыкланды.
Нәтиҗәдә саклау срогы чыккан товарлар сатудан алынды, тикшерү акты тутырылып, "Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе Саба районындагы территориаль органына карап тикшерүгә җибәрелде.