Бүгеннән Татарстанның Дәүләт алкоголь инспекциясе Эчке эшләр Идарәсе һәм Роспотребнадзор белән берлектә алкоголь продукциясен төнлә сатуны чикләү турындагы дәүләт карарының үтәлешен тикшерә башлады.
“ Беренче атна, ягъни 28нче ноябрьга кадәр, рейдлар профилактика рәвешендә уздырылачак, - ди, Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Арсланов.– Республиканың 8 меңнән артык сәүдә ноктасының алкоголь сатуга лицензиясе бар, аларның һәммәсе дә документ белән танышырга өлгермәгән булырга да мөмкин.”
Ләкин киләсе атнадан гаеплеләр тулысы белән җәзага тартылачак. Россия Федераиясенең административ хокук бозулар турындагы кодексның 14.16 нчы маддәсенең 3нче өлеше һәм 14.2 нче пунктында язылганнарны үтәмәгән өчен юридик затларга 30-40 мең сум, ә урындагы затларга 3-4 мең сум һәм гражданнарга 1,5-2 мең сум штраф яный. Моннан тыш суд законсыз сатылган алкоголь продукциясен конфискацияләү турында карар кабул итәргә дә мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Татарстан республикасы халкының алкоголь продукция, пиво һәм тәмәке куллануын киметү һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча өстәмә чаралар турындагы” 867нче карары 21 ноябрьдә гамәлгә керде. Өстәмә чараларның берсе – кичке уннан иртәнге унга кадәр алкоголь продукция сатуны тыю ( бу әзер алкоголь продукция күләменең составында 15%- тан артык этил спирты булган эчемлекләргә кагыла ). Хәзер алкоголь продукциясен төнлә белән, үз эш графикларыннан тайпылмыйча, ресторан, бар һәм кафелар гына сата ала. Ә менә “закусочный” һәм чәркәханәләрдә кичке уннан иртәнге унга кадәр алкоголь сатарга ярамый.
Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең “кайнар линиясе” – (843)278-92-79