Базарда коньякның биштән бер өлеше фальсификат булып тора.
Кибет киштәләрендәге коньякның 20%ы – ялган продукция. Бу хакта Коньяк җитештерүчеләр берлеге рәисе Ирина Бушина белдерде. Хәзер аның ваклап сатудагы минималь бәясе – ярты литры өчен 322 сум. Бушина әйтүенчә, сыйфатлы продуктның үзкыйммәтенән дә кимрәк бу. Моңа кадәр җитештерүчеләр, фальсификатка каршы көрәш чарасы сыйфатында, коньякның минималь бәясен 400 сумга җиткерүне сорап караган инде. Россия вице-премьеры Александру Хлопонинга тиешле хат җибәрелгән. Ваклап сатучылар ягыннан әлеге эчемлеккә минималь өстәмә хак 30-35%, күпләп сатучылар ягыннан – 20% ка кадәр тәшкил итә. Боларның барысын да исәпкә алганда, иң очсызлы коньяк бәясе, чыннан да, 400 сумнан ким була алмый, дип билгеләп үткән Федераль һәм төбәк хәмер базарына тикшеренүләр үткәрү үзәге директоры Вадим Дробиз.
“Җитештерүчене акылдан язар дәрәҗәгә җиткән мошенник кебек күз алдына китерү – урынсыз, ярты литр коньяк ясау өчен кимендә 6 кг виноград кирәк. Бу виноградны үстерү, җыеп алу шактый ук кыйммәткә төшә. Ул гына да түгел, виноградтан спирт ясарга, спирт куганнан соң кимендә өч ел мичкәдә тотарга кирәк. Әле шунда да иң очсызлы, нибары “өч йолдызлы” коньяк килеп чыга”, – дип белдергән «Коммерсантъ FM» хәбәрчесенә Дробиз.
Коньяк җитештерүчеләр берлегендә белдерүләренчә, фальсификат белән комплекслы төстә көрәшү фарыз. Экспертлар, әлеге эчемлекнең минималь бәясен арттырудан тыш, Россия виноградыннан коньяк дистиллятлары җитештерүгә этәргеч бирүне һәм ваклап сатудагы коньякның сыйфатын игътибар беләнрәк күзәтеп баруны тәкъдим итә.
Бигрәк тә Рунет аша сатыла торган хәмер эчемлекләренең сыйфаты зур борчу тудыра, дип билгеләп үткән «Алкоголь.ру» порталының баш редакторы Михаил Смирнов. “Интернетка кереп, эзләү системасына “бер шешә виски сатып алырга” дип язып куйсагыз, бер күч сайт килеп чыгачак. Хәмерне алар өегезгә үк китереп тә бирәчәк. Бүген интернет аша сатыла торган теге яки бу хәмер – 100%ка ялган. Бездә интернет аша сатуны лицензияләү турында закон әле һаман кабул ителмәгән. Гәрчә бу проблемадан котылуның бер юлына әйләнер иде. Закон нигезендә җайга салынмагач, рәхәтләнеп ялганлап җитештерәләр һәм саталар”, – дип басым ясап әйткән Смирнов.
Хисап палатасы исә җитештерү күләмнәре кимүгә, шул ук вакытта ваклап сату күләмнәре артуга игътибар иткән. Бу Россиядә легаль төстә сатыла торган хәмер күләменең кимүен аңлата, ди ведомство аналитиклары. Бик күп фальсификат төбәкләрдә легаль булмаган сәүдә нокталары аша сатыла, дип билгеләп үткән икътисадый сәясәт, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты башлыгы урынбасары Виктор Звагельский. Шуңа күрә хәмер базарын җайга салу өлкәсендә фискаль сәясәтне тулысынча үзгәртү кирәк. “Бүген акциз өлешчә төбәкләр белән федераль үзәк арасында бүленә. Бөтен акцизны федерациягә күчереп, шуннан әлеге акцизны, сатылган продукция күләменә карап, төбәкләргә бүлеп бирү шарт. Эшләр болайга киткән тәкъдирдә, губернаторлар үзләренең территориясендә лицензиясез бер генә кибетне дә калдырмаячак. Лицензиясез сәүдә итүче кибет салымнар түләми, ә инде рәсми төстә сатылган продукциясенең һәм берәмлеге өчен төбәк үз бюджетына акча алачак”, – ди Звагельский.
Хәзерге вакытта Россиядә алкогольле продукцияне контрольдә тотуның автоматлаштырылган системасы – ЕГАИС гамәлдә булып килә. Әлеге система илебездә хәмерне җитештерүнең “үтә күренмәлелеген” һәм хәмернең легаль әйләнешен тәэмин итәргә тиеш. 1 гыйнвардан хәмерне күпләп сатучылар, ә инде 1 июльдән – барлык ваклап сату операторлары продукция сатуны системада теркәп бара.