Парламентның түбәнге палатасы депутатлары, Россия базарында контрафакт хәмер күләмен киметү өчен, акциз маркаларын бирү мәсьәләсен закон нигезендә җайга салырга ниятли. Бу хакта «Москва» шәһәр яңалыклары агентлыгына икътисадый сәясәт, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Анатолий Аксаков хәбәр иткән.
“Чыннан да, хәмергә бәйле вәзгыять тулысынча контрольлеккә алынып бетмәгән әле, акциз маркаларын бирүне салым түләүләренә “бәйләргә” кирәк. Ягъни бездә хәзерге вакытта Салым кодексы акциз маркаларын бирүне җайга салмый, бездә акцизлар җыю һәм акциз маркалары – бер-берсенә бәйле булмаган ике әйбер. Алар бер-берсенә бәйләнешле булмаганлыктан, акциз маркалары күбрәк килеп чыга. Акциз маркалары легаль хәмергә караганда күбрәк икән, хәмерне легаль булмаган рәвештә сата башлыйлар. Маркалар бирүгә контрольлек итү вәкаләтләре Федераль салым хезмәтенә тапшырылган тәкъдирдә, бу проблеманы хәл кылып булачак, шул чагында контрафакт хәмергә каршы көрәш темасы шактый ук дәрәҗәдә җайга салыначак. Без көзге сессиядә моның өстендә эшлиячәкбез”, – дип белдергән А.Аксаков. Шул ук вакытта депутат РФ Салым кодексына үзгәрешләр кертүдән тыш, алкогольле продукция җитештерү һәм әйләнешен дәүләти җайга салу турында законга үзгәрешләр кертүнең таләп ителергә мөмкин булу ихтималын да әйткән.
Моңа кадәр массакүләм мәгълүмат чаралары Россиядә соңгы берничә ел эчендә легаль хәмер сату күләменең кимүе, шулай ук легаль булмаган спиртлы продукция күләменең үсүе теркәлү турында хәбәр иткән иде.