Татарстан Республикасы Хөкүмәте порталындагы «Халык контроле” бүлегенә Чаллы шәһәрендә яшәүче берәүдән тукталышта урнашкан кибеттә алкогольле продукция сатулары турында чираттагы шикаять алынды. 2016 елның 11 августында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре, чыннан да, “Театральная” трамвай тукталышында урнашкан кибеттә сыра продукциясе сату фактын ачыклады. Биредә 127 атамадагы 400 шешә сыра продукциясе законсыз әйләнештән алынды. Закон бозучы РФ КоАП 14.16 статьясындагы 3 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзү өчен чакыртып алынды.
“Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына законны санга сукмау очрагы турында хәбәр иткән гражданинны матди бүләкләү көтә.