Менделеев муниципаль районында “ике төрле максатта” кулланыла торган спиртлы продукция сатуга киртә кую буенча зур эшчәнлек алып барыла.
2016 елның мартыннан июль аена кадәр моның ише продукция сатуның 6 факты ачыкланды. Тикшерүләр барышында чама белән 97 л күләмендә косметика лосьоны, ягьни 971 савыт төрле лосьоннар сатудан алынды.
Әлеге фактлар нигезендә 2016 елның июль аенда Менделеев муниципаль районы хакимиятендә хәмер базарындагы хәлләрне җайга салу буенча Координация советы утырышы булып узды. Совет утырышында сәүдә нокталарында “ике төрле максаттагы” спиртлы сыекча сатучы намуссыз эшмәкәрләр исемнәре атап үтелде.
Организмны агулый торган әлеге продукцияне сатуга аяк чалу эше дәвам итә...