Яңа консультация пункты ачылды

2016 елның 7 августы, якшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эшендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе – гражданнарыбызның, кулланучылар буларак, аң-белемнәрен үстерү һәм эчке базарда катнашучыларга консультация ярдәме күрсәтү. Казан шәһәре, Биектау, Лаеш, Питрәч һәм Балык Бистәсе муниципаль районнары базарларында, сәүдә үзәкләре һәм комплексларында консультация пунктларының эше әлеге юнәлешләр арасыннан берсе булып тора.

Әле менә шушы көннәрдә генә Казанда яңа консультация пункты ачылды. Биредә хәзер теләгендә булган һәркем кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә үз хокуклары турында киңәш-табышлы була ала. Эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре айның һәр беренче һәм өченче чәршәмбесендә 13.30 сәгатьтән 15.00 сәгатькәчә  “Порт” күпләп-ваклап сату сәүдә үзәгенең А корпусында (түбәндәге адрес буенча урнашкан: Казан ш., Оренбург тракты, 158) кабул итү үткәрә.

Территориаль орган белгечләре 2016 елның 3 августында яңа оештырылган консультация  пунктында тәүге тапкыр гражданнарны кабул итте. Шулай итеп, бу көнне мөрәҗәгать иткән 12 кеше кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законны үтәү мәсьәләләре буенча киңәш-табыш алга иреште. Сәүдә үзәгенә килүчеләргә, сатучылар һәм эшмәкәрләргә “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Россия Федерациясе Законы, Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре нигезләмәләре, шул исәптән бәхәсле хәлләр килеп туганда нинди гамәлләр кылырга кирәклеге аңлатылды.

Сорауларыгыз килеп туганда, түбәндәге адреска мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз: Казан ш., Һади Такташ ур., , 94 й., тел.: 277-94-96 (Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International