12 августтан башлап, Евразия икътисадый берлегенең (ЕАЭС) бөтен территориясендә мех әйберләрен маркировкалау мәҗбүригә әйләнәчәк. Шулай итеп, 2015-2016 елларда тиешле пилот проектын тормышка ашыру турында килешү гамәлгә керә.
Товарларга контроль (идентификация) билгеләре (маркалар) сугу, җитештерүчеләр, импортерлар, күпләп һәм ваклап сатучыларны кертеп, товар әйләнешендә катнашучыларның барчасы өчен дә мәҗбүри булачак.
Шулай ук 12 августтан Россия Федерациясе территориясендә табигый мехтан эшләнгән маркировкасыз әйберләрне әйләнештә йөртү һәм аларны маркировкалау тәртибен бозган өчен административ җаваплылык (РФ КоАП 15. 12статьясы) һәм җинаять җаваплылыгы (РФ Җинаятьләр кодексының 171.1 статьясы) күздә тотыла.
2016 елның 1апреленнән Россия Федерациясе территориясендә табигый мехтан эшләнгән әйберләрне маркиовкалау буенча ихтыярый эксперимент үткәрелеп килә. Бу экспериментта катнашу бизнеска Россиядә мәҗбүри маркировкалауны гамәлгә кертер алдыннан күчеш чоры мөмкинлеге һәм яңа таләпләргә әкренләп кенә җайлашу мөмкинлеге бирә.
Россия Федераль салым хезмәте бәяләмәләренә караганда, ихтыярый эксперимент кысаларында маркировкалау системасына 1 200 дән артыграк юридик зат, хосусый эшмәкәр кушылган, 1,5 миллионнан артыграк контроль (идентификация) билгесенә (марка) заказ бирелгән. Экспериментта катнашучыларның барысы да автомат рәвештә пилот проектында катнашучыларга әйләнәчәк: аларга өстәмә рәвештә теркәлү таләп ителмәячәк.