Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы полиция хезмәткәрләре белән берлектә спиртлы эчемлекләрне законсыз әйләнештә йөртү фактларын билгеләде, тәгаенләп әйткәндә:
– Башкортстан Республикасында яшәүче берәүнең машинасында 5 литрлы 60 пластик шешәдә этикеткасыз гына кара төстәге алкогольле продукция китерү;
– Минзәлә районында яшәүченең машинасында Россия Федерациясенең акциз маркалары белән тамгаланмаган 18 шешә алкогольле продукция китерү;
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы әлеге хәлләрне ачыклау факты буенча хокук бозучыларга карата административ хокук бозу турында беркетмәләр төзеп, аларны РФ КоАП 15.12 статьясының 4 өлеше буенча административ җаваплылыкка тарту өчен, Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәр судына җибәрде.
Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәр суды судьялары барлык фактлар буенча гражданнарны административ хокук бозуда гаепле дип таныды һәм аларның һәркайсына, тартып алынган алкогольле продукцияне конфискацияләп, дәүләт кеременә 4000 сум күләмендә административ штраф рәвешендә җәза билгеләде.
Җәзаны үтәүдән (шул исәптән штраф түләүдән) баш тарту үзе үк Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 20.25 статьясында күздә тотылган хокук бозу булып тора. Ягъни җәзаны үтәүдән баш тарткан өчен өстәмә җәза бирелергә, тәгаенләп әйткәндә, түләнелмәгән административ штраф суммасыннан ике тапкырга зуррак, әмма бер мең сумнан кимрәк булмаган күләмдә административ штраф салынырга, яки унбиш тәүлеккә кадәр срокка административ арест салынырга, яисә илле сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләрне башкару йөкләнергә мөмкин.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы, хәмер әйләнешенең аерым контрольлектә тотылуы сәбәпле һәм алга таба моның ише закон бозу очракларына юл куймау максатыннан чыгып, гражданнар, вазыйфаи һәм юридик затлар игътибарын маркировкасыз алкогольле продукция әйләнеше ягыннан законнарны үтәү зарурилыгына җәлеп итә.
Исегезгә төшерәбез: “Маркировкалау һәм (яки) мондый мәгълүматларны күрсәтү мәҗбүри булган очракта, маркировкасыз һәм (яки) мәгълүматлары күрсәтелмәгән алкогольле продукция әйләнеше” РФ КоАП 15.12 статьясының 4 өлешендә федераль махсус маркалар яки акциз маркалары белән маркировкаланмаган алкогольле продукция әйләнеше өчен җаваплылык күздә тотылган һәм ул, административ хокук бозу предметларын конфискацияләп, гражданнарга 4тән 5 мең сумга кадәр күләмдә; вазыйфаи затларга, административ хокук бозу предметларын конфискацияләп, 10нан 15 мең сумга кадәр; юридик затларга – административ хокук бозу предметларын конфискацияләп, 200дән 300мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә.