2016 елның 12 августында 11 сәгать 09 минутта Зеленодол шәһәрендә Зеленодол территориаль органы хезмәткәрләре мониторинг үткәрү барышында ишеге стоматология кабинетына керү юлыннан 7 метр ераклыкта урнашкан кибеттә алкогольле продукция (сыра) сату фактын билгеләде. Зеленодол районы башкарма комитеты карары нигезендә, ишеге медицина оешмаларына керү юлыннан кимендә 15 метр ераклыкта урнашкан сәүдә объектларында алкогольле продукция сату тыела.
Хосусый эшмәкәргә карата административ хокук бозу турында беркетмә тутырылды.