ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Россия Эчке эшләр министрлыгының бүлек хезмәткәрләре белән берлектә Лениногорск шәһәрендә «Туган Як» ресторанында, Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренең 11, 12 пунктларын (алга таба – Кагыйдәләр) санга сукмыйча, алкогольле продукция сату фактын билгеләде. Барлыгы 6,275 литр күләмендә хәмер продукциясе хуҗасыннан алынды.
Кагыйдәләрнең 11 пункты нигезендә, сатучы, товарларны дөрес итеп сайлап алу мөмкинлеге тудыру өчен, сатып алучы игътибарына товарлар һәм аларның җитештерүчеләре турында кирәкле дөрес мәгълүматлар җиткерергә тиеш.
Кагыйдәләрнең 12 пункты нигезендә, сатучы, кулланучы таләп иткәндә, аны товарны озату документлары (товарның һәр атамасы буенча, Техник җайга салу турында Россия Федерациясе законы нигезендә, таләпләргә туры килүне мәҗбүри раслау турында мәгълүматлардан торган) белән таныштырырга тиеш.
Бу очракта юридик зат гамәлләрендә РФ КоАП 14.16 статьясының 3 өлешендә күздә тотылган административ хокук бозу составы (алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сатуның башка кагыйдәләрен бозу) ярылып ята. Бу хәл административ штраф салуга китерә:
Юридик зат, Әлмәт шәһәр суды тарафыннан гаепле дип танылып, тартып алынган алкогольле продукциясе конфискацияләнде һәм дәүләт кеременә 50000 сум күләмендә административ штраф рәвешендә җәзага тартылды.
Тиешле документлардан башка гына алкогольле продукция сату җитди закон бозу очрагы булып тора. Аның өчен административ җаваплылык каралган.
Шул ук вакытта шуны да әйтергә кирәк: алкогольле продукциянең законсыз әйләнеше – легаль төстәге коммерция эшчәнлегеннән читләшү генә түгел, кагыйдә буларак, сатып алучыларның сәламәтлегенә бик зур куркыныч белән яный торган контрафакт, сыйфатсыз алкогольле һәм спиртлы продукция сату да әле ул.