Бүгенге җәмгыятьтә юридик җаваплылык хокук тәртибен саклауга, гражданнарны законнарны намуслы үтәү рухында тәрбияләүгә, аларга закон сүзенә колак салу зарурилыгын һәм моның файдасын аңлатуга юнәлдерелгән.
Закон бозучы өчен юридик җаваплылык аның үзенә карата хокук нормаларында күрсәтелгән билгеле бер җаваплылык чараларын – санкцияләр куллануны аңлата. Аның бурычы – хокук нормалары нигезендә үзенә карата кулланыла торган дәүләтнең мәҗбүри чараларын үтәү.
Алкогольле продукцияне, шул исәптән контрафакт продукцияне законсыз кертү, законсыз җитештерү һәм әйләнештә йөртү мобиль төркем тарафыннан җитди контрольлектә тотылып килә. Әлмәт территориаль органы тарафыннан алкогольле продукциянең законсыз әйләнеше өлкәсендә закон бозуларны ачыклау һәм мондый очракларны булдырмый калуга юнәлдерелгән чаралар системалы төстә үткәрелә.
Полиция хезмәткәрләре ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре белән берлектә Әлмәт районында Казан – Оренбург автомобиль юлының 2512 нче чакрымында Россия Федерациясенең акциз маркалары белән тамгаланмаган алкогольле продукцияне әйләнештә йөртү фактын билгеләде. Нәтиҗәдә Чаллыда яшәүче ир-аттан 660 шешә хәмер тартып алынды, шулай ук Баулы районында Мәскәү – Чиләбе автомобиль юлының 1273 нче чакрымында Башкортстан Республикасы гражданины 1050 шешә хәмердән коры калдырылды.
Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәр суды тарафыннан административ эшләр буенча суд тикшерүе барышында әлеге гражданнар административ хокук бозуда гаепле дип танылды һәм аларга, тартып алынган алкогольле продукцияне конфискацияләп, штраф билгеләнде. Закон бозучылар ТР Әлмәт шәһәр суды карарларына шикаять һәм дәгъва белдермәде. Шулай итеп, карарлар законлы көченә керде.
Фальсификатның таралуына юл куймау – гражданнарыбызның сәламәтлеге өчен көрәшү, шәһәрләребез һәм торак пунктларыбыз урамнарында законлылыкны һәм хокук тәртибен тәэмин итү ул.