Быелның язында 37 яшьлек ир-ат билгесез заттан 100 литр күләмендә спиртлы сыекча сатып алган.
Бөгелмәдә яшәүче ир спиртка үзәкләштерелгән суүткәргечтән чистартылмаган су кушып ясалган хәмеренең бер өлешен берәүгә сатып җибәргән. Шуннан соң сатучыны полиция хезмәткәрләре тоткарлаган.
Әлеге ир-ат кулланучыларның гомере яки сәламәтлеге иминлеге таләпләренә туры килми торган продукция саткан өчен 15 мең сумлык штрафка тартылган.
Суд хөкеме законлы көченә кермәгән әле.