Татарстанда бик зур суррогат хәмер партиясе тартып алынган. Шулай итеп, егерме ике тонна спиртлы сыекча сатуны оештырган өчен җинаять эше судка тапшырылган.
Чаллының полиция хезмәткәрләре мәгълүматларына караганда, 4 кешедән торган төркем Самара өлкәсеннән ялган хәмер продукциясе сатып алып, шуны сату белән шөгыльләнгән. Бу адәмнәрнең барысы да тоткарланган. Барлык контрафакт продукция, тәгаенләп әйткәндә, биш мең шешәдән артыграк суррогат хәмер һәм шундый ук продукция тутырылган биш литрлы өч йөз сиксәннән артыграк савыт тартып алынып, экспертизага тапшырылган. Тикшеренү нәтиҗәләренә караганда, продукция кулланучыларның тормышы һәм сәламәтлеге иминлеге таләпләренә җавап бирми.
Хокукка каршы эшчәнлектән китерелгән зыян җиде миллион өч йөз мең сумнан артыграк күләмдә бәяләнә. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Оперативниклар барлыгы 22 тоннадан артыграк спиртлы сыекча һәм контрафакт хәмерне хуҗаларыннан тартып алган. Болар – аракы, виски, коньяк һәм спиртлы сыекча. Спиртлы сыекча үрнәкләре тикшерүгә җибәрелгән. Тикшерү нәтиҗәләре буенча продукциянең кеше сәламәтлеге һәм тормышы иминлеге таләпләренә җавап бирмәгәнлеге танылган. Моннан тыш барлык продукциягә тиешле документларның, накладной һәм сертификатларның юклыгы ачыкланган, – дип аңлатып үтте бу хәлне ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисадый иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе матбугат секретаре Люция Тимергалиева.