2016 елның 15 августында Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Арча шәһәрендә, хосусый эшмәкәр – җирле җитештерүче Р.Ф.Әхмәтгалиевның продукциясен халыкка таныту максатыннан кулланучылар күргәзмәсе үткәрелде.
Әйтергә кирәк, хуҗалар һәм күргәзмә персоналы бик тә матур мохит тудыруга иреште. Күргәзмәгә килүчеләргә кондитер әйберләре һәм камыр ризыклары күрсәтелде. Теләгендә булган барча кешегә, күргәзмәгә тәкъдим ителгән камыр ризыклары ассортименты белән танышып, аларның иң тәмлеләрен сайлап алу мөмкинлеге тудырылды.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре дә әлеге чарада катнашып, республиканың куллану базарында җирле җитештерүчеләрнең сыйфатлы, көндәшлеккә сәләтле товарлары өлешен арттыру, товарларны халыкка таныту, бу җәһәттән халыкка тиешле мәгълүматлар ирештерү буенча җирле җитештерүчеләрнең активлыгын үстерү темасына чыгыш ясады. Җирле продукциянең барлык өстенлекләре – чималының табигыйлеге, сыйфатлы, “свежий” булуы аңлатылды. Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә норматив актларның төп нигезләмәләренә, аларны куллану тәртибе, норматив документлар таләпләрен үтәү; куллану үзенчәлекләре ягыннан һәм продукция составы буенча кулланучылар өчен дөрес мәгълүматлар бирү тәртибенә тукталып үтелде. Кулланучыларны еш кына борчыган сораулар, шул исәптән сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарларны алыштыру (кире кайтару) сроклары һәм тәртибе, таләпләр кую сроклары турында фикер алышу булды. Белгечләребез шулай ук күргәзмәгә килүчеләрне ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең вәкаләтләре белән атныштырды, “Җирле продукциянең өстенлеге турында” белешмәлекләр һәм «Вестник потребителя» газетасын өләште.
Чара барышында җитештерүче алга таба да халыкның ихтыяҗлары өчен үз продукциясен җитештереп сатуга әзер булуын раслады.
Гомумән алганда, бу чара кулланучылар өчен дә, җитештерүченең үзе өчен дә бик файдалы булды.