ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә “ике төрле максатта” кулланыла торган спиртлы продукция сатуны чикләү буенча мөмкин булганның барысын да эшли. Бу чикләүнең төп максаты – халыкның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту, вакытыннан алда үлем-җитем очракларын киметү, сәламәт тормыш рәвешен формалаштыру.
Агымдагы айда полиция хезмәткәрләре һәм Әлмәт территориаль органы белгечләре “ике төрле максаттагы” һәм өйдә эшләнгән спиртлы продукция сатуның түбәндәге фактларын билгеләде:
- Әлмәт шәһәрендә хосусый эшмәкәрнең «Лючия» кибетендә “ике төрле максаттагы” 0,5л күләмендә спиртлы продукция сатудан алынды;
- Әлмәт районының Рус Акташы авылында «Хозтовары, Бытовая химия» кибетендә “ике төрле максаттагы” 36,0 л күләмендә спиртлы продукция сатудан алынды;
- Әлмәт районының Кәләй станциясендә С. дигән ханымнан өйдә эшләнгән 0,5л спиртлы продукция (көмешкә) алынды.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы “ике төрле максатта” кулланыла торган спиртлы продукция – “фанфурик”ларны (билгеле бер адәмнәр аны билгеләнешеннән үзгә рәвештә куллана) ваклап сатуны ачыклаганда, продукция сатудан алынып, норматив документлар таләпләренә туры килү-килмәвен тикшерү өчен, лабораториягә тикшерүгә җибәрелә.
Әлмәт территориаль органы эшмәкәрләргә “ике төрле максаттагы” спиртлы продукцияне сатудан баш тартуларын тагын бер кат үтенеп сорый. Чөнки мондый продукция куллану эчкечеләрнең гомере вакытыннан алда өзелүгә һәм исерек хәлдә кылына торган җинаятьләр саны артуга китерә.