“Авто двор” автосервисында семинар-уку булып узды

2016 елның 16 августы, сишәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгечләре эшенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе – ул да булса кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча халыкны агарту.

Бу бурычны тормышка ашыру сәүдә, җәмәгать туклануы һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү предприятиеләрендә мәгълүмати семинарлар үткәрү, хуҗалык итүче субъектлар белән кулланучылар арасында килеп туган мәсьәләләрне хәл кылуда консультация ярдәме һәм практик ярдәм күрсәтү, аларны судка кадәр тәртиптә җайга салу юлы белән хәл ителә.

2016 елның 12 августында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы әйдәп баручы белгеч-эксперты И.И.Бәдретдинов хосусый эшмәкәр И.В.Яппаровның «Авто двор» автосервисы белгечләре (автомототранспорт чараларына техник хезмәт күрсәтү һәм аларны ремонтлау хезмәте күрсәтә) өчен семинар-уку үткәрде. Чаралар барышында “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законы нормалары һәм Автомототранспорт чараларына техник хезмәт күрсәтү һәм аларны ремонтлау хезмәте күрсәтү (эшләр башкару) кагыйдәләре (РФ Хөкүмәтенең 11 апрель, 2001 ел, N 290 РФ Хөкүмәте карары белән расланган) каралды.

Белгечләребез тарафыннан үткәрелә торган семинарларның максаты – куллану базарында ваклап сату, шулай ук хезмәтләр күрсәтүче эшмәкәрләргә һәм юридик затларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә бушлай консультация ярдәме күрсәтү юлы белән куллану базарында гамәлдәге законнарны бозуларны кисәтү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International