2016 елның 16 августында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре “Ләйлә” ҖЧҖ һәм “Айсылу” ҖЧҖ сәүдә объектларында сатучылар өчен семинар-уку үткәрде.
Семинарда катнашучыларга Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законы нигезендә аңлатмалар бирелде. Тәгаенләп әйткәндә, сатучыларга сатудагы товарларга бәя белешмәлекләрен эшләү кагыйдәләре, кулланучыларга дөрес итеп сайлап алу мөмкинлеген бирү өчен, сатучы һәм товарлар турында мәҗбүри һәм дөрес мәгълүматлар күрсәтү, шулай ук рус телендә мәгълүматлар күрсәтү зарурилыгы, төрелмәдәге азык-төлек товарлары турында нинди мәгълүматлар күрсәтелергә тиешлеге, сатып алучы почмагында нинди мәгълүматларның булырга тиешлеге аңлатылды.
Мондый чаралар сатучылар, эшмәкәрләр һәм кулланучылар арасында куллану культурасын формалаштыру буенча киң колачлы даими эш алып бару зарурилыгын күрсәтә.