Август аенда Әлмәт районында 37 литр “фанфурик” һәм көмешкә табылган.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы мәгълүматларына караганда, Әлмәт кибетләренең берсендә “ике төрле максаттагы” 0,5 л күләмендә спиртлы продукция сатудан алынган. Рус Акташы авылында барлыгы 36 литр күләмендә “фанфурик”лар табылган. Кәләй станциясендә С. дигән ханымнан 0,5 л көмешкәсе тартып алынган.