Куллану базары – шәхсән ихтыяҗ өчен товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр сатып алучы аерым затлар һәм йорт хуҗалыклары тарафыннан оештырылган кулланучылар базары ул.
Ул ваклап сату кибетләрен, җәмәгать туклануы предприятиеләрен, ваклап сату базарларын һ.б. үз эченә ала. Түбән Кама территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре тарафыннан үткәрелә торган чараларда “Кулланучылар хокукларын яклау турында” ФЗ кысаларында эшмәкәрләр һәм кулланучыларның үзара мөнәсәбәтләре, эшмәкәрләр мәнфәгатьләрен онытмыйча кулланучылар хокукларын ничек якларга, үз хокукларыңнан явызларча файдалану – нәрсә ул, дигән сорауларга җавап табу йөзеннән фикер алышулар булды.
2016 елның 16 августында белгечләр «Айкон» сәүдә үзәгендә куллану базарына багышлап, киңәш-табыш бирү рәвешендә чара үткәрде. Анда Түбән Каманың хуҗалык итүче субъектлары катнашты. Чараның төп максаты – кулланучылар белән үзара бәхәсле мөнәсәбәтләрдә эшмәкәрләрнең хокукларын һәм бурычларын аңлату иде. Белгечләребез үзләренең чыгышларында кулланучылар хокукларын яклау турында законның сатучы белән клиент арасындагы үзара мөнәсәбәтләрне җайга салуын һәм кулланучыларның санга сугылмаган хокукларын торгызу механизмы булып торуын билгеләп үтте.
2016 елның 17 августында “Зәңгәр Күл” ДОЛ муниципаль бюджет учреждениесендә мәктәп укучыларына кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә закон нигезләрен аңлату, аларның хокукый культурасын үстерү буенча чара үткәрелде. Белгечләр балалар белән тематик очрашу барышында кулланучылар хокукларын дәүләти яклау механизмнары, кулланучылар мөрәҗәгатьләрен үрнәк итеп китереп, сыйфатсыз товарны, техник яктан катлаулы товарларны алыштырганда кулланучыларның төп хокуклары турында сөйләп үтте.
Очрашу ахырында белгечләр чарада катнашучыларны кызыксындырган барлык сорауларга тәфсилле җаваплар бирде, шулай ук файдалы мәгълүмати белешмәлекләр өләште.