Полиция хезмәткәрләре һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре Әлмәт районында Казан – Оренбург автомобиль юлының 2512 нче чакрымында Россия Федерациясенең акциз маркалары белән маркировкаланмаган алкогольле продукцияне әйләнештә йөртү фактын билгеләде.
Шулай итеп, Чаллыда яшәүче ир-ат 660 шешә хәмереннән коры калдырылды. Шулай ук Баулы районында Мәскәү – Чиләбе автомобиль юлының 1273 нче чакрымында Башкортстан Республикасында яшәүче берәүдән 1050 шешә хәмер тартып алынды.
Административ эшләр буенча суд тикшерүе барышында Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәр суды тарафыннан әлеге гражданнар административ хокук бозуда гаепле дип танылды һәм аларга, тартып алынган алкогольле продукциясен конфискацияләп, штраф билгеләнде.
Закон бозучылар ТР Әлмәт шәһәр суды карарларына шикаять һәм дәгъва белдермәде, каралар үз көченә керде, дип хәбәр итә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы.