Территориаль орган хәбәр итә

2016 елның 18 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы хезмәткәрләре Россия Эчке эшләр министрлыгының Зеленодол районы буенча бүлеге белгечләре белән берлектә 16сыннан 17 августка каршы төндә алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә гамәлдәге законны бозу фактларын ачыклау буенча чаралар үткәрде.

Чаралар барышында 22.00 сәгатьтән соң җәмәгать туклануы предприятиеләрендә бөкесе ачылмаган килеш (урамга алып чыгып китеп эчү өчен) алкогольле продукция сатуның – ике, алкогольле продукцияне сату вакытын чикләүне санга сукмауның – бер һәм өйдә эшләнгән спиртлы продукция (көмешкә) сатуның – бер факты ачыкланды.

Көмешкә сатучыга карата административ хокук бозу турында эш кузгатылды. Алкогольле продукцияне сату вакытын һәм шартларын чикләүне санга сукмаучылар административ хокук бозу турында беркетмә төзүгә чакырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International