Аны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе уздыра.
Олимпиадада урта мәгариф учреждениеләренең тугызынчы, унынчы һәм унберенче сыйныф укучылары катнашырга мөмкин. Моның өчен быелның 1 – 7 сентябрендә аларга www.tatzpp.ru сайтында теркәлү шарт.
Теркәлгәннән соң 3 көн эчендә олимпиадада катнашучыларның исемлекләре шушы ук сайтка урнаштырылачак. Олимпиада этапларын үткәрү урыннары һәм конкрет даталары турында мәгълүматлар өстәмә рәвештә җиткереләчәк.