Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 16.10.2013 ел, №764 карары белән расланган “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында җинаятьчелеккә каршы көрәштә җәмәгатьчелек тәртибен тәэмин итү» Дәүләт программасының “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү” №6 кече программасы чаралары кысаларында 2016 елның 1 сентябреннән 2016 елның 14 ноябренә кадәр Татарстан Республикасы гомуми белем бирү учреждениеләренең 9-11 сыйныф укучылары (урта (тулы) гомуми белем бирү программаларын үзләштерүче) арасында “Кулланучылар хокукларын яклау” дигән темага Олимпиада үткәрә.
Олимпиадада www.tatzpp.ru сайтында теркәлгән, урта (тулы) гомуми белем бирү программаларын үзләштерүче 9-11 сыйныф укучылары, ихтыярый нигездә, катнаша ала.
Теркәү 2016 елның 1 сентябреннән 2016 елның 7 сентябренә кадәр үткәрелә. Теркәлгән Олимпиадада катнашучылар исемлекләре, теркәү тәмамланганнан соң 3 көн эчендә, www.tatzpp.ru сайтына урнаштырылачак.
Олимпиада этапларын үткәрү урыннары һәм конкрет даталары турында мәгълүматлар www.tatzpp.ru сайтының «Олимпиада» бүлегендә өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк.
Элемтәгә керү өчен мәгълүмат: Азнакай ш., Нефтьчеләр ур., 23а, e-mail:aznak@tatzpp.ru тел.: (85592)