Күргәзмә – Россия товарлары атнасы

2016 елның 18 августы, пәнҗешәмбе

2016 елның 17–21 августында “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә Татарстанда яшәүчеләр һәм башкалабыз кунаклары бик тә үз иткән “Россия товарлары атнасы” дигән күп тармаклы универсаль күргәзмә-ярминкә уза.

Күргәзмә Россия Федерациясе төбәкләре арасында сәүдә-икътисадый элемтәләрне ныгыту, эчке һәм тышкы базарларда илебезнең товар җитештерүчеләре тоткан урынны көчәйтү, Татарстан Республикасы һәм күрше төбәкләр базарларында, кием-салым, аяк киеменнән алып, йорт җиһазлары һәм азык-төлеккә кадәр, киң кулланылыштагы продукцияне таныту өчен нәтиҗәле эшлекле мәйданчык булып тора.

Бу көннәрдә күргәзмәгә килүчеләр продукция сатып алу гына түгел, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы вәкилләреннән кулланучылар хокукларын яклау буенча киңәш-табышлар ишетү, төрле хезмәт күрсәтүләр алганда кулланучылар хокуклары турында «Вестник потребителя» газетасында һәм  кулланучылар өчен тәгаенләнгән белешмәлекләрдә файдалы мәгълүматлар белән танышу мөмкинлегенә дә ия булачак.

Күргәзмәнең өч эш көне эчендә белгечләребезгә 40 тан артыграк кеше кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итте инде. Кулланучыларны сыйфатлы аяк киеме һәм кием-салымны башкасына алыштырып алу, сатып алынган савыт-саба һәм кухня кирәк-ярагының хезмәт итү һәм гарантия срогы булу, сатучыларның сатудагы товарларга озату документларына ия булу бурычы турында һ.б. мәсьәләләр кызыксындыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International