Арча районы Качиле авылында гражданнарны кабул итү

2016 елның 19 августы, җомга

2016 елның 18 августында Арча муниципаль районының Качиле авыл җирлегендә, төгәлрәге, Качиле авылында, гражданнарны кабул итүнең чираттагысы үткәрелде. Халыкка бу хакта авылның иҗтимагый урыннарында урнаштырылган мәгълүмати стендлардагы белдерүләр аша җиткерелде. Кабул итүне ТР Дәүләт аклоголь инспекциясенең Арча территориаль органы  начальнигы Б.И.Кадыйров үткәрде. Чарада ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты З.Р.Гыйльметдинова катнашты.

Кабул итүгә  авылда яшәүче 7 кеше килде. Аларның сораулары сәүдә өлкәсенә кагылышлы булды. Кабул итүгә килүчеләрне көнкүреш максатындагы техник яктан катлаулы товарлар, сыйфатсыз азык-төлек товарлары сатып алганда үзләренең хокуклары, гарантия ремонтын үткәрү сроклары, товарларның сыйфатлысын сатып алу өчен кирәкле мәгълүматлар күрсәтү мәсьәләләре һ.б. кызыксындырды. Суд тәҗрибәсеннән мисаллар китереп үтелде. Кыскасы, кабул итүгә килүчеләрнең һәммәсе үзләрен кызыксындырган сорауларга тулы җаваплар ишетте. Кабул итү барышында товарлар һәм хезмәтләр күрсәтү турында төрле мәгълүматлар урын алган буклетлар, шулай ук «Вестник потребителя» газетасы өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International