Бушлай процедурага килүчеләргә кредит килешүе тоттырып җибәрү

2016 елның 19 августы, җомга

Соңгы атналарда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органына косметика сатып алу һәм косметология хезмәтләре күрсәтү өчен төзелгән кредит килешүләренә бәйле мәсьәләләрне хәл кылуда ярдәм итү мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать итүчеләр ишәйде.

Гүзәл затларыбызның күпчелеге битне, тән тиресен, чәчләрне бушлай карау-матурлау тәкъдиме белән матурлык салонына килергә чакырып телефоннан шалтыратучылардан туеп бетте диярлек инде. Бүләк рәвешендә хезмәт күрсәтү тәкъдимен кабул итүчеләр арасында бурычка батучылар, “кредит тарихы”н бозучылар дә аз түгел бүген. Мондый косметика процедураларының үзенчәлеге нидә һәм алар кредитлар белән ни рәвешле бәйлелектә?

Барысы да телефон аша сөйләшүдән башлана. Гражданнарга кесә телефоннарына шалтыратып, янәсе, тиңе булмаган косметология хезмәтләрен бушлай күрсәтү, монның өчен билгеләнгән вакытта салонга килеп чыгу тәкъдим ителә.

Мөрәҗәгать иткән туташ-ханымнар әйтүенчә, салонда, чыннан да, косметология процедуралары үткәрелә: бит тиресе чистартыла, тирене шомарту-матурлау максатында “битлек” ясала һ.б.  Шуннан соң салон белгечләре, янәсе, тән тиресенең “хәле” бик мөшкел, дигән булып, препаратлар ярдәмендә махсус процедуралар ясатырга “кодалый” башлый. Үзләренең тышкы кыяфәтләрен кайгырткан клиентлар, белгечнең сүзенә ышана. Әмма хезмәт күрсәтү бәясен һәм препаратларның бик кыйммәт торганын белгәч, хафага кала.  Менә шунда аларга бу мәсьәләне хәл кылу юлы – куллану кредитын рәсмиләштерү тәкъдим ителә. Моннан тыш салон хезмәткәрләре килешү төзелгән көнне хезмәт күрсәтүләр бәясенең очсызрак булганына да инандыра.

Барысы да бик тиз генә – берничә минут эчендә рәсмиләштереп куела. Моның эчен паспорт һәм клиентның ризалыгыннан кала башка берни дә соралмый. Бу өлкәдәге кайбер белгечләр клиентны моның, имештер, хәтта кредит түгел, ә процентсыз акча биреп тору гына икәнлегенә  дә ышандырып куя. Әмма чынында  банк аша гадәти кредит килешүе төзелеп, түләүләр графигы, кредит суммасы һәм срогы билгеләнелә.

Шулай итеп, клиентларның кайберләре соңыннан гына аңына килеп, тиңе булмаган махсус процедуралар миңа нигә кирәк булды соң әле, хәзер инде нишләргә, ничек итеп кредит килешүен өзәргә, дигәнрәк сорауларга җавап таба алмыйча өзгәләнә башлый.

“Куллану кредиты (займы) турында” 21.12.2013 ел,  № 353-ФЗ Федераль законның 11 статьясы нигезендә, займны, штрафларсыз һәм өстәмә комиссияләрсез, кредитлауның факттагы срогы өчен генә процентлар түләп,   алганның беренче көннәрендә үк түләргә була.

ШУНЫСЫ МӨҺИМ: Банк белән төзелгән кредит килешүен өзгәнче, салонда сату-алу килешүен (хемәт күрсәтү килешүен) өзәргә кирәк.

САТУ-АЛУ КИЛЕШҮЕ

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, № 55 карары нигезендә кире кайтарып яки башкасына алыштырып булмый торган азык-төлек булмаган сыйфатлы товарлар исемлеге расланган. Нәкъ менә шушы исемлеккә кертелгәнлектән, парфюмерия-косметика товарларын салонга кире кайтарып бирүе җиңел түгел. Шулай да өметне өзәргә ярамый. Әлеге карарның 53 пункты нигезендә, парфюмерия-косметика товарлары турында мәгълүматлар, башкаларыннан тыш, конкрет товарның үзенчәлекләреннән чыгып, товарның билгеләнеше, составына керүче ингредиентлары, аларның тәэсире һәи нәтиҗәсе, кулланылышта чикләүләр (организм өчен зарары турында), куллану ысуллары һәм шартлары, товарның куллану төрелмәсендәге чиста авырлыгы яки күләме һәм (яисә) берәмлеге саны, саклау шартлары (үзләренә карата саклау шартлары өчен мәҗбүри таләпләр билгеләнгән) товарларга), шулай ук дәүләт теркәвенә алу турында мәгълүматлардан (дәүләт теркәвенә алынырга тиешле товарлар өчен) торырга тиеш.

“Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992  ел, № 2300-I Россия Федерациясе Законының 7 статьясы (алга таба – Закон) нигезендә, кулланучы гадәттәге файдалану, саклау, транспортлау һәм утильләштерү шартларында товарның кулланучы сәламәтлеге, тормышы өчен, әйләнә-тирә мохит өчен куркынычсыз булуына һәм кулланучының милкенә зыян китермәвенә хокуклы.  Консультантлар еш кына аллергияне билгеләүгә тестлар үткәрми һәм косметиканың тән тиресен ялкынсындыру сәбәбенә әйләнергә мөмкин икәнлеген кисәтми.

Шул рәвешле косметика средстволары турында кирәкле мәгълүматлар булмаганда, аллергия реакцияләре ачыкланганда (махсус тестлар үткәрелмәгән очракта), кулланучының сату-алу килешүен өзүгә хокукый нигезләре бар, дигән сүз.

1 НЧЕ КИҢӘШ: Товарда кирәкле барлык мәгълүматлар булган очракта да крем-фәләннең савытын ачарга ашыкмагыз: салон хезмәткәрләре кайвакыт клиентларының хәленә кереп, товар “кыяфәте” сакланган очракта, килешүләрне берсүзсез өзә.

ХЕЗМӘТ КҮРСӘТҮГӘ КИЛЕШҮ

Законның 32 статьясы нигезендә, кулланучы, эш башкаручыга килешүдә күздә тотылган бурычларын үтәвенә бәйле рәвештә фактта тотылган чыгымнарына түләү шарты белән, эш башкару (хезмәтләр күрсәтү) турында килешүне үтәүдән теләсә кайсы вакытта баш тартуга хокуклы.

Шуны да исәпкә алырга кирәк:  кулланучы хезмәт күрсәтү башланганчы ук, шулай ук аны күрсәтү барышында  килешүне үтәүдән баш тартуга хокуклы. Әлеге статьяны куллануның төп шарты – кулланучы эш башкаручыга (хезмәт күрсәтүче) килешүне үтәүдән баш тарту турында хәбәр итеп куярга тиеш.

Мондый хәбәрне алганнан соң эш башкаручының эш башкаруны (хезмәт күрсәтү) туктатып торуы зарури.

2 НЧЕ КИҢӘШ: эш башкаручы тотылган чыгымнарын документлар нигезендә расларга тиеш.

Килешүне өзү өчен озакка сузмыйча гына салон хезмәткәрләренә ике нөсхәдә төзелгән язмача дәгъва белән (анда таләбегез төгәл генә итеп билгеләнгән булырга тиеш) мөрәҗәгать итәргә кирәк. Дәгъваның бер нөсхәсен салон хезмәткәренә тапшыру шарт, дәгъваның икенче нөсхәсендә салон хезмәткәре дата, дәгъваны кабул иткән зат турында мәгълүматларны күрсәтергә һәм дәгъваны кабул итеп алу турында имза куярга тиеш.

Кабул итеп алудан баш тартканда, дәгъваны оешманың урнашу урыны адресы буенча  почта аша заказлы хат белән (тапшыру турында уведомление һәм хаттагы документлар исемлеге белән) җибәрегез.

“Алдакчы” салонга юлыкмас өчен түбәндәге кагыйдәләрне үтәгез:

  • салонның базарда эшләү вакытына игътибар итми калмагыз;
  • салонга килгәч бер тиен дә түләмәү шарты белән хезмәт күрсәтү яки товар тәкъдим итсәләр, моның ни өчен шулай икәнен бик яхшылап уйлап, таныш-белешләрегез, туганнарыгыз яки якыннарыгыз белән киңәшләшегез;
  • бу салон турында интернетта форумнардагы фикерләрне укыгыз, компаниянең сайты (булган очракта) белән танышыгыз;
  • килешүгә кул куйганчы, текстын бик игътибар белән укыгыз! Килешү шаблонын өегезгә алып кайтып өйрәнегез!

    Кыскасы, үз хокукларыгызны белегез һәм аларны яклагыз!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International