ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре 2016 елның 15-19 август чорында алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешенә киртә кую буенча контрольлек чаралары барышында гамәлдәге законнарны бозуның 9 очрагын ачыклады:
- лицензиясез генә алкогольле продукция сатуның 5 фактын;
- “ике төрле максаттагы” спиртлы продукция сатуның 2 фактын;
- ялган маркалы аракы сатуның 1 фактын;
- төнге сәгатьләрдә спиртлы продукция сатуның 1 фактын.
Шулай итеп, барлыгы 87 литр күләмендә алкогольле һәм спиртлы продукция законсыз әйләнештән алынды.
2016 елның 17 августында Чаллы шәһәре башкарма комитетында административ штрафларны түләтү эшен көчәйтү мәсьәләсе буенча Федераль суд приставлары хезмәте катнашында киңәшмә узды.
Узган атнада җәмгысе 44 000 сумлык штраф түләтелде.