Лениногорскида яшәүчеләр “фанфурик” сату турында ялган хәбәрләр ирештерә башлаган

2016 елның 19 августы, җомга

Лениногорскида яшәүче берәү, “Халык контроле”нә хәбәр җибәреп, хәбәре раслану сәбәпле акчалата бүләкләнгәннән соң, порталда шәһәр кибетләрендә “фанфурик”лар сатылу турында яңадан-яңа мәгълүматлар пәйда була башлаган.

Аерым алганда, ике шикаять пәйда булып, тикшерү барышында шуларның берсе дә расланмаган. Аноним төстә хәбәр җибәргән ике кеше, янәсе, Әгадуллин урамындагы «Визит» һәм Шашин проспектындагы «Катюша» кибетләрендә “фанфурик”лар белән сәүдә итүләре турында хәбәр ирештергән. Әмма комиссия урынга чыккач, мондый тәртипсезлекне күрмәгән.

Димәк, икесенең берсе – йә мөрәҗәгать итүчеләр ялгышкан, йә сәүдә нокталары хуҗалары әлеге шикаятьләр турында белеп алган. “Халык контроле” сайтында пәйда булып торучы хәбәрләрне теләсә кем укый ала. Шулай икән, “фанфурик” сатучы кибетләр хуҗалары (аларның дус-ишәре, якыннары) да мондый хәбәрләрне күзәтеп барырга һәм үз кибетендә тикшерү буласын чамалап, законсыз төстә сатыла торган продукциясен яшереп куярга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез: ТР Дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталында теркәлеп, Татарстан Республикасы территориясендә этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү әһәм әйләнеше өлкәсендә закон бозу турында хәбәр итүчеләр, хәбәрендә бәян ителгән фактлар расланган очракта, агымдагы елның июненнән 1дән 3 мең сумга кадәр күләмдә матди бүләккә исәп тотарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International