Җәй көне сыраның бигрәкләр дә әйбәт сатылуы беркемгә сер түгел. Аеруча челләдә. Сатучыларга шул гына кирәк тә. Алар, табыш артыннан куып, алкогольле продукция, шул исәптән сыраны ваклап сату вакытын чикләү турында да онытып җибәрә. Әнә Түбән Камада августның беренче ике атнасында гына да сыра сату вакытын бозуның – 5, Зәйдә – 2 факты ачыкланды.
Закон бозучыларның һәммәсе РФ КоАП 14.16 статьясының 3 өлеше буенча беркетмәләр төзүгә чакыртып алынды. Алар административ җаваплылыкка тартылачак. Ә штраф күләме аз түгел: 5 тән 10 мең сумга кадәр.
Шулай итеп, хәсрәт бизнесменнарга закон сүзенә колак салуның төнлә сыра сатуга караганда файдалырак икәнен танырга туры киләчәк.