Әлмәт эшмәкәрләрен “фанфурик” сатудан баш тартырга өндиләр

2016 елның 19 августы, җомга

Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контрафакт хәмерне сатуга каршы көрәшүен дәвам итә. Шул рәвешле август башыннан бирле өй шартларында эшләнгән спиртлы сыекча һәм “фанфурик” сатуның 3 факты билгеләнгән инде.

Әйтик, Әлмәт шәһәренең «Лючия» кибетендә “ике төрле максаттагы” ярты литр сыекча сатудан алынган. Ә инде Рус Акташы авылында «Хозтовары, бытовая химия» кибете хуҗасы барлыгы 36 литр күләмендә “фанфурик”тан коры калдырылган. Кәләй станциясендә тагын бер очрак теркәлгән: биредә бер ханым ярты литр күләмендә көмешкәсеннән мәхрүм ителгән. Тартып алынган барлык продукция экспертизага җибәрелгән. Закон бозучыларга штраф куркынычы яный.

 – Әлмәт территориаль органы эшмәкәрләргә “ике төрле максаттагы” продукция сатудан баш тарту үтенече белән һаман саен мөрәҗәгать итеп тора. Мондый  продукцияне куллануның суррогаттан агулану сәбәпле үлем-китем очракларын һәм исерек хәлдә кылынган җинаятьләр санын арттыруга китерүенә бәйле рәвештә “фанфурик” сатучы эшмәкәрләрне “аулау” дәвам итәчәк, – ди ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы Миләүшә Михеева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International